Забыли пароль? Регистрация

Вход по логину




Вход через ВКонтакте

Татарский язык и литература. Школьный этап
Назад к списку блоков
11 класс. Блок № 1
30 минут на выполнение блока. Из них 30 минут на ввод ответов
Вопрос № 1 1 балла(ов)
Тиешле бәйлекне сайлап алыгыз. (Выберите соответствующий предлог в предложении)

Австралиядә яшәүче дусларым белән электрон почта ..... аралаштым.
1) кебек
2) аша Это правильный ответ
3) кадәр
4) белән
Вопрос № 2 1 балла(ов)
Боерык фигыль булган җөмләне табыгыз. (Укажите предложение с глаголом повелительного наклонения)
1) Күренекле шагыйрь Сибгат Хәким халыклар дуслыгы турында күп язган.
2) Әгәр бүген вакытың булса, Фатих Кәримнең шигырьләрен кабатла Это правильный ответ
3) Барыгызны да Гаяз Исхакыйның иҗатына багышланган кичәгә чакырабыз
4) Син ялгышасың, бу хикәяне башка язучы иҗат иткән
Вопрос № 3 2 балла(ов)
Кайсы мәкальдә ялгыш бар? Русча тәрҗемәсен языгыз. (В какой пословице допущена ошибка?)
1) Бүредән курыксаң, урманга барма
2) Йомырка тавыкны өйрәтми
3) Батыр ярасыз була Это правильный ответ
Вопрос № 4 1 балла(ов)
Бирелгән өзек Бөек Ватан сугышы герое, күпсанлы әсәрләр авторы Гадел Кутуйның әсәрләреннән. Әсәрнең исемен дөрес итеп билгеләгез. (Определите название произведения Г. Кутуя)

“Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде.
Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил!”
1) Тапшырылмаган хатлар Это правильный ответ
2) Карт пычкычы
5) Сагыну
4) Рәссам
Вопрос № 5 1 балла(ов)
Бу өзекГ. Тукайның кайсы әсәреннән? (Из какого произведения Г. Тукая данный отрывок?)

“Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,
Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да...”
1) “Шагыйрь” Это правильный ответ
2)“Китмибез!”
3)“Милли моңнар”
4) Өзелгән өмед
Вопрос № 6 2 балла(ов)
Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәреннән бирелгән өзекнең жанрын билгеләгез. (Определите жанр данного произведения).

...Колак салып тыңлагыз сез бу сүзләрне,
Ул Зөләйха-мәликәндә, Тәмус кызы,
Тулган айдай балкыр иде аның йөзе,
Оҗмахтагы хур кызына охшар имди.
1) җыр
2)бәет
3) дастан Это правильный ответ
4)шигырь
Вопрос № 7 2 балла(ов)
Бирелгән өзек танылган дрматург Кәрим Тинчуринның кайсы әсәреннән алынган? (С какого произведения известного татарского драматурга взят этот отрывок?)

“Юк, Сәрвәр, безгә кавышу насыйп булмас. Безне аерырлар. Мин төшемдә шулай күрдем. Көзге караңгы төн, имеш. Күктәге өолдызлар шундый яктылар. имеш. Бер урында бик күп егетләр җыелганнар икән дә, һәркайсы берәр йолдыз алган икән. Син дә шул арада йолдыз сайлагансың, ди. Мәхдүм дә сайлаган, минем дә йолдызым бар. Икән. Менә кинәт аҗдаһа төсле бер нәрсә сызгырды да. йолдызларны сүндерә башлады. Минем йолдызым да сүнде, Мәхдүмнеке дә, синең йолдыз да сүнде. Тагын бик күп, бик күп егетләрнең йолдызлары сүнеп, күк йөзе, корымлы кара таба төсле караңгыланып, каралып калды.”
1)Зәңгәр шәл
2) Сүнгән йолдызлар Это правильный ответ
3) Казан сөлгесе
4) Җилкәнсезләр